Владимир Путинның һәм Джордж Байденның матбугат хезмәтләре хәбәр итүенчә, Русия һәм АКШ Президентларының күзгә-күз очрашуы 16 июньдә, Швейцариянең Женева шәһәрендә узачак. Ил башлыклары бу хакта уртак килешүгә ирешкән.
Очрашуда Русия-Америка мөнәсәбәтләренең торышы һәм киләчәк үсеш перспективалары, стратегик тотрыклылык проблемасы, шулай ук көн тәртибендәге башка актуаль мәсьәләләр, аерым алганда, коронавирус пандемиясе белән көрәш, региональ конфликтларны җайга салуда үзара хезмәттәшлек турында фикер алышу планлаштырыла.