Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2021, 09:49

Барсаң бар Занзибарга...

Африкадан кайткан бер якташыбызда бизгәк авыруы табылган.

Роспотребнадзорның республика идарәсе белгечләре Башкортстан территориясендә бизгәк очрагын теркәгән. Ведомство җитәкчесе Анна Казак сүзләренчә, авыру ир-ат Африкага барган булган. "Диагноз гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан расланган. Хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, пациент дәвалана", – диде Анна Казак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2021 елның мартында Башкортстанда тропик маляриядән үлем очрагы теркәлгән иде. Авыру Занзибарга ялга баргач инфекция эләктергән.
2018 елда Һиндстан һәм Нигериядән (Көнбатыш Африка) кайтучыларда малярия авыруының ике очрагы теркәлгән иде.
Ә инде 2019 һәм 2020 елларда республикада бизгәкнең бер генә очрагы да теркәлмәгән булган.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: