Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2021, 05:55

Авыл җырлый

Кичә Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә урнашкан “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә “Җырчы авыл” Республика вокаль конкурсының икенче этабы узды.

Кичә Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә урнашкан “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә “Җырчы авыл” Республика вокаль конкурсының икенче этабы узды.
Әлеге чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды. Конкурс өч этаптан тора. Анда чыгыш ясау өчен һәр катнашучы төрле темпта башкарыла торган икешәр музыкаль әсәр әзерләде.
Конкурста Бәләбәй районының 10 авыл мәдәният йорты коллективлары катнашты. Аларның чыгышларын Уфа кунагы – Республика халык иҗаты үзәгенең вокал-хор жанрлары белгече Наталья Кондакова һәм “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге белгечләре Валентина Яковлева белән Нәзирә Фәрхетдинова бәяләде.
Наталья Кондакова билгеләвенчә, әлеге конкурс авылларда вокал сәнгатен үстерү, ерак авыллардагы иҗади коллективларга һәм башкаручыларга район һәм республика сәхнәсенә күтәрелү мөмкинлеген бирә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/101680
Читайте нас: