Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2021, 07:21

Төш юраулар

Төшнең ни икәнен галимнәр әлегә кадәр аңлатып бетерә алмый. Ә халык төштә тылсым сыйфатлары күргән, аларны үзенчә аңлатырга тырышкан. Түбәндә – шундый юрауларның берничәсе.

Төшеңдә коры йөзем күрсәң, дәүләт китә.
Төшеңдә кара йөзем күрсәң, мәшәкать күрәсең.
Төшеңдә чи йөзем күрсәң, мал табасың, әйбәт була.
Төшеңдә хәлвә күрсәң, кеше зурлый, олылый.
Төшеңдә ак кием һәм күк кием күрсәң, әйбәт була.
Сары кием күрсәң, кайгы була, кызыл кием дә әйбәт түгел.
Төшеңдә кош күрсәң, рәхәт торасың.
Төшеңдә тире тун күрсәң, малларыңнан файда күрәсең.
Төшеңдә резинка итек күрсәң, егетеңнән аерыласың.
Төшеңдә ат өстенә менү яхшы була.
Төшеңдә саескан күрсәң, кияүгә чыгып кыз бала табасың.
Төшеңдә болан күрсәң, бик әйбәт була.
Төшеңдә елан тотып күрсәң, кулыңа мал керә.
Төшеңдә күгәрчен яки куян күрсәң, хәлле егеткә барасың.
Төшеңдә кар яки су күрсәң, үзеңә чир була.
Төшеңдә сарык ите күрсәң, кайгырасың.
Төшеңдә итле аш ашасаң, хәрәмнән мал керә.
Төшеңдә уң кулың сынса – агай-энеңнән кеше үлә, сул кулың сынса – малларыңа зыян була.
(1977 елда Борай районы Бустанай авылында Шәмси Каюм кызы Гариповадан БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 304 б.
Фото: nastroy.net
Читайте нас: