Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2021, 22:30

Җиң һәм миллионнар ал

Конкурсның премиаль фонды ике тапкыр арттырылган – 5 миллиард сумнан 10 миллиард сумга кадәр.

Башкортстанның 12 торак пункты Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүгә дәгъва итә. Алар – Агыйдел, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Күмертау, Межгорье, Мәләвез, Яңавыл, Туймазы шәһәрләре, шулай ук Стәрлетамак шәһәренең тарихи үзәге, Ишембай районының Верхотор һәм Кушнаренко авыллары.
“Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә торган конкурс шартлары буенча, анда федераль, региональ тарихи җирлекләр һәм халык саны 100 меңгә кадәр булган шәһәрләр катнаша ала. 2021 елдан махсус комиссия элеккеге кебек 80 түгел, ә 160 җиңүчене сайлап алачак. Конкурсның премиаль фонды ике тапкыр арттырылган – 5 миллиард сумнан 10 миллиард сумга кадәр. Җиңүчеләр уңайлы иҗтимагый киңлекләр булдыру проектын гамәлгә ашыру өчен 30 миллион сумнан 100 миллион сумга кадәр грант ала.
Конкурска гаризалар 2021 елның 31 маена кадәр кабул ителә. Конкурс нәтиҗәләре 1 сентябрьгә кадәр билгеле булачак.

Фото: u-f.ru/news/economics/u25354/2020/08/07/300515?amp
Читайте нас: