Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2021, 07:45

Яңгыр чакыру

Быел Башкортстанда яз айлары гаять эссе, коры, яңгырсыз. Утырткан бәрәңге, яшелчә-җимеш чыга алмый җәфалана. Борынгылар мондый очракта яңгыр чакырганнар. Түбәндә – йоланың тәртибе. Сынап карагыз. Кем белә, бәлки файдасы да булыр...

1921 елда илдә корылык, ачлык була. Халык ачлыктан котылу өчен төрле юллар эзли. Авылның иң карт кешеләре олы юлга чыгып, вак таш җыйганнар. 10-15 капчыкны чуерташ белән тутырганнар. Шуны таң атканда суын эчә торган күлгә китереп салганнар. Аллаһка багышлап дога кылганнар. Кайбер урыннарда халык үзенең теләген кычкырып әйтә торган булган:
Яңгыр яу, яу, яу!
Илгә ачлык килмәсен!
Ачтан халык үлмәсен,
Холер чире килмәсен,
Игеннәр күп булсын,
Игеннәрнең башлары тук булсын.
Ач булмасын балалар,
Ындырда кибәннәр күп булсын!
Әз булмасын, күп булсын,
Яңгыр яу, яу, яу!
Елга аксын юллардан,
Ташып чыксын ярлардан,
Матур яңгырлар яусын,
Хуш ис чыксын кырларга.
Яңгыр яу, яу, яу!
Майлы кашык базарда,
Тозлы кыяр мичкәдә,
Сөтле сыер абзарда,
Тары боткасы казанда,
Яңгыр, яу, яу, яу!
(1971 елда Шаран районы Алпай авылында Нигъмәтҗан Әхмәтсафа улы Шәйхуллиннан (1896 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.
Фото: puzzleit.ru
Читайте нас: