Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2021, 23:30

Яңавылда һәйкәл яңартылды

Яңавыл районының Карман авылыннан фронтка чакырылган 506 кешенең 188е һәлак булган.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Яңавыл районының Карман авылында һәйкәл ачылды. Аны финанслау «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булган.
Яңартылган һәйкәлдән тыш биредә яңа коймалар, тротуар плитәләре, яктырткычлар куелган, агачлар утыртылган. Һәйкәлне тантаналы ачуда катнашкан район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов һәм район советы җитәкчесе Илдар Маликов билгеләп үткәнчә, объект тарихи хәтерне генә яңартып калмый, авылларда уңайлы мохит формалаштыруга булышлык итә.
Һәйкәл узган гасырның 70нче елларында куелган.
Карманда сугыш ялкыны кагылмаган гаиләләр юк диярлек. Фронтка чакырылган 506 кешенең 188е һәлак булган.
***
"Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының төп бурычларының берсе – шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Проект гражданнарны үз торак пунктларын төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күздә тота. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.
Фоточыганак: https://vk.com/vazigatov?z=photo514408081_457242500%2Fwall514408081_1381.
Читайте нас: