"Киләсе елда без дуслык, хезмәттәшлек турындагы шартнамәнең 30 еллыгын билгеләп үтәбез. Әмма инде хәзер үк шуны әйтергә мөмкин: бу елларда безнең дәүләтара мөнәсәбәтләр ныгый, үсә барды. Әйтергә кирәк, Русия Кыргызстан сәүдә әйләнешендә беренче урында тора. Кызганычка каршы, узган ел товар әйләнеше пандемиягә бәйле рәвештә бераз төште, әмма агымдагы елның беренче кварталында без инде аның алты процентка артуын күзәтәбез, – диде В. Путин. – Без шулай ук пандемия белән көрәштә дә хезмәттәшлек итәбез. Русия алга таба да Кыргызстанга ярдәм күрсәтергә һәм тест-системалар, вируска каршы препаратлар һәм вакциналар белән ярдәм итәргә ниятли".