Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2021, 23:43

“Белем” җәмгыяте белем бирә

“Белем” җәмгыяте Бөек Ватан сугышыннан соң ук, 1947 елда гамәлгә куелган иде. Ил ул вакытта нормаль тормышка әйләнеп кайта, җимерелгән хуҗалыкны торгыза, һәм һәркайда яшь, максатчан, белемле кешеләр кирәк була.

Русия Президенты Владимир Путин “Яңа белем” онлайн-марафонында катнашучыларга видео сәламләү белән мөрәҗәгать итте.
– Бүген сез яңартылган “Белем” җәмгыятенең онлайн-мәйданчыклары эшен башлап җибәрәсез. Күп еллар дәвамында ул массакүләм мәгърифәтнең чын флагманы булды. Нәкъ менә “Белем” җәмгыяте лекторийларының программалары аша СССРның иң ерак почмакларында яшәүче кешеләр тарих, актуаль казанышлар һәм илебез һәм чит ил фәненең, мәдәниятнең, сәясәтнең, җитештерүнең перспективалары турында белделәр.
Исегезгә төшерәм, “Белем” җәмгыяте Бөек Ватан сугышыннан соң ук, 1947 елда гамәлгә куелган иде. Ил ул вакытта нормаль тормышка әйләнеп кайта, җимерелгән хуҗалыкны торгыза, һәм һәркайда яшь, максатчан, белемле кешеләр кирәк була.
“Белем” җәмгыяте сезгә үз-үзегезне табарга, укуыгызда, эштә, тормышта, барлык игелекле эшләрдә уңышка ирешергә ярдәм итәр, дип ышанам.

Фото: commons.wikimedia.org
Читайте нас: