Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2021, 18:27

Башкортстанда өч аяклы колын туган

Нәрсә бу: табигать шаяруымы, әллә ахырзаман билгесеме?

Башкортстанның Баймак районы Зилим поселогындагы хуҗалыкларның берсендә өч аяклы колын дөньяга килгән. Аның фотосын социаль челтәрләрдә популяр блогер һәм туризм өлкәсе белгече Артур Иделбаев урнаштырган.
Ана өчен баласы нинди булса да иң матуры һәм иң кадерлесе булып кала. Кешеләр арасында гына түгел, хайваннар дөньясында да бу шулай. Сәер колынны дөньяга китергән бия дә нарасые яныннан китми, аңа төрлечә ярдәм итәргә тырыша, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Хуҗаның өч аяклы колын белән киләчәктә нәрсә эшләргә җыенуы әлегә билгесез.
Артур ИДЕЛБАЕВ фотосы.
Читайте нас: