Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2021, 07:31

Яшьләр ветераннарга каршы көрәште... Шахматта!

21 майда Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында “Яшьләр – Ветераннар” шахмат турниры үтте.

21 майда Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында “Яшьләр – Ветераннар” шахмат турниры үтте.
Чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” төбәк проекты кысаларында оештырылды. Ветераннар һәм яшьләр арасындагы турнир Бөек Җиңүнең 76 еллыгына һәм Башкортстанда быел игълан ителгән Сәламәтлек һәм актив озын гомер елына багышланды. Бәйгене Тәтешле район хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча бүлеге һәм Ветераннар советы оештырды.
Турнирда Югары Тәтешле авылының 1 нче урта мәктәбе укучылары шахмат уены ветераннары белән очрашты. Буыннар бәйгесендә тәҗрибә җиңде – ветераннар командасы акыл көрәшендә яшьләрне “егып салды”. Дарвин Әхмәтов – беренче, Фәрит Әхәтов – икенче, Дарвин Ибатуллин өченче урын яулады. Мәктәп укучылары өлкән көндәшләренә осталык дәресе үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Читайте нас: