Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2021, 08:06

Идрис ГАЗИЕВ “Дуслык ордены”на лаек булды!

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, ике республиканың Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, танылган җырчы Идрис ГАЗИЕВны “Дуслык ордены” белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.

Бу атнада Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, ике республиканың Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, танылган җырчы Идрис ГАЗИЕВны “Дуслык ордены” белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.
Указда билгеләнүенчә, Идрис Мөдәррис улы Газиев югары бүләккә Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында озак еллар дәвамында вокал сәнгате кафедрасы профессоры вазыйфасында эшләп, күпсанлы квалификацияле белгечләр әзерләве, фәнни-педагогик эшчәнлегендәге казанышлары өчен лаек булган.
Идрис Газиев – татар һәм башкорт халыкларының җыр сәнгатен пропагандалауга зур өлеш керткән шәхес. Ул алып барган телевизион тапшырулар, аның гыйльми тикшеренүләре онытылып барган музыкаль мирасыбызны, милли җырларыбызны халыкларыбызга кире кайтара.
“Тулпар” журналы редакциясе барлык укучылары исеменнән мәшһүр җырчыбызны югары дәүләт бүләгенә лаек булуы белән кайнар котлый, Идрис агага озын гомер, яңадан-яңа иҗади казанышлар теләп кала!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Фото: tolbazi.bezformata.com
Читайте нас: