Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2021, 13:15

Элвин ГРЕЙ яңа музыкаль квартет төзеде!

Танылган композитор Рәис ХАННАНОВка 65 яшь тулу уңаеннан оештырылган “Уфтанма-шоу” концертының ахырында Элвин ГРЕЙ данлыклы “Уфтанма” җырын аның авторы һәм тамашачылар залыннан күтәрелгән ике кечкенә кызчык белән бергә башкарды. Тулырак – сайтта!

18 майда Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда танылган композитор, 700дән артык җыр авторы Рәис ХАННАНОВка 65 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узды. Анда популяр җырчылар Гөлдәния ХӘЙРУЛЛИНА, Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИН, Данир САБИРОВ, Айдар ГАЛИМОВ, Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН, Элвин ГРЕЙ һәм башкалар катнашты.
Концертны Чакмагыш район мәдәният йортының “Ядкарь” ансамбле “Уфаларга чапты атым” җыры белән ачты, Элвин Грей “Уфтанма” җыры белән япты. Популяр җырчы “Уфтанма”ны үлемсез җыр дип атады, чөнки ул бу җырны инде Фәдис Ганиев һәм Салават Фәтхетдинов кебек танылган сәхнә осталарыннан соң башкарса да, аның популярлыгы кимеми, арта гына бара. 1990 еллар башында иҗат ителсә дә, “Уфтанма”га бүгенге яшьләр дә мөкиббән.
Моны исбатлап, Элвин Грей җырның авторы Рәис Ханнановны һәм сәхнә янында биеп йөргән ике кечкенә кызчыкны сәхнә түренә чакырды. Алар “Уфтанма” җырын бергә башкардылар. Шулай итеп, өч буын вәкилләрен бергә берләштергән үзенчәлекле квартет хасил булды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: