Барлык яңалыклар
Новости
22 Май 2021, 09:01

Иң күп сүгенүче татар артисты кем?

Бу сорауга 18 майда Уфада узган “Уфтанма-шоу” концертындагы чыгышында популяр юморист Данир САБИРОВ җавап бирде. Шунда ук ул бер сүгенү сүзе кулланмаган җырчының да исемен атады.

18 майда Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда танылган композитор, 700дән артык җыр авторы Рәис ХАННАНОВка 65 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узды. Анда популяр җырчылар Гөлдәния ХӘЙРУЛЛИНА, Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИН, Данир САБИРОВ, Айдар ГАЛИМОВ, Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН, Элвин ГРЕЙ һәм башкалар катнашты.
Данир САБИРОВ башта үзенең популяр татар җырчыларына пародияләрен күрсәтте, аннары үзенең алар турындагы кайбер фикерләре белән уртаклашты. Айдар Галимовның зыялылыгына сокланып, ул:
– Минем Айдар абыйның бер тапкыр да сүгенеп караганын ишеткәнем булмады, – диде.
Һәм шунда ук:
– Ә остазым Салават абый Фәтхетдиновның сүгенмичә торганын күргәнем юк. Алар икесе – ике полюста, – дип өстәде.
“Уфтанма-шоу” концертын үткәрүгә дә Данир САБИРОВ зур көч салган. Тамашаны оештыручы “ВипАрт” компаниясе белән сөйләшүләрне ул алып барган.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: