Барлык яңалыклар
Новости
22 Май 2021, 14:33

Депутат малае кеше бәрдергән

Бәрдерүченең әтисе зыян күрүчегә, кирәк булса, үз органын күчереп утыртырга риза.

9 май төнендә Салават шәһәрендә 19 яшьлек егет 17 яшьлек үсмерне машинада бәрдергән иде. Үсмер салют карап кайтышлый бәлагә тарыган. Руль артындагы егет урындагы депутат Илдар Ханмурзинның улы Герман Ханмурзин. Ул спидвей, ягъни боз өстендә мотоциклда узыш буенча Русиядәге күренекле спортчы. Тизлеккә дә битараф түгелдер. Үзенең “БМВ” машинасында бәрдергәч, үсмер 13 метрга чыгып очкан. Ул һаман да булса аңына килә алмый комада ята. Бәхетсезгә, Салаваттагы баш миен төшерү аппараты да гамәлдән чыккан. Шушы көннәрдә үсмерне Уфага күчерделәр. Бәрдерүченең әтисе зыян күрүчегә, кирәк булса, үз органын күчереп утыртырга риза. Герман Ханмурзин тәҗрибәле машина йөртүче, һәлакәт вакытында тизлек 50дән артмады, егет кызыл утка йөгереп килеп чыкты дип аңлата. Һәлакәт вакыты камерага төшерелмәгән.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: