Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2021, 21:33

Йорт хайваннарын соңгы юлга озату

Уфада йорт хайваннары өчен рәсми махсус зират юк. Ләкин рөхсәтсез күмгән өч урын бар.

Йорт хайваннары да гаилә әгъзасы кебек якын була. Шуңа ул бакыйлыкка күчкәч тартмага салып каядыр күмеп китүгә караганда, махсус урынга җирләүчеләр дә бар. Анда этләр, мәчеләр, попугайлар, хомяклар һәм башка җанварлар күмелгән.
Уфада йорт хайваннары өчен рәсми махсус зират юк. Ләкин рөхсәтсез күмгән өч урын бар. Аларның берсе Парк һәм Шәфиев урамнары чатындагы урманда, икенчесе – Башкортстан урманчылар паркында, өченчесе Калинин паркында урнашкан.
Берничә ел элек Уфада җанварлар өчен махсус зират та бар иде. Ул Черкассыдагы чүп түгү полигоны артында урнашкан. Хакимият ярдәм итмәгәч, аны ябарга мәҗбүр булдылар.
Үзлектән йорт хайваннарын күмү өчен 1-2 мең сум штраф каралган. Чөнки авыру булган очракта, ул туфракта 100 ел буе сакланырга мөмкин.
Шуңа ветеринария клиникаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин анда яраткан җанварыңны соңгы юлга озату өчен түләргә туры киләчәк. 5 килограммга кадәрле авырлыктагы мәче һәм этләргә кремация 500 сумнан башлана. 30 килограммнан арткан зур этләр өчен 3500 сум түләргә туры киләчәк.
Вак җанварларга эвтаназия ясату – 250 сум, мәчеләргә – 800, 30 килограмм авырлыктан артыкларга 3500 сум тора.

Рөстәм АХУНОВ фотосы.
Читайте нас: