Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2021, 11:40

Уфада яңа тулай торак

Уфада күптән инде тулай тораклар төзелгәне юк иде. Ниһаять, сөенечле яңалык: 20 майда Башкорт дәүләт университетының 5 катлы яңа тулай торагы ачылды. Ул матур урында – БДУның төп корпусы каршында урнашкан.

Финанслау «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Мәгариф экспорты» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылган. 2018-2020 елларда федераль бюджеттан бирелгән субсидияләрнең гомуми күләме 306 374 мең сум тәшкил иткән, шулай ук югары уку йорты үзе дә 29 000 мең сум күләмендә акча керткән.
Тулай торакны ачу тантанасында РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Петр Кучеренко һ.б.лар катнашты.
Беренче катның биеклеге – 3,9 м, калганнары 2,7 м. Беренче катта физкультура-сәламәтләндерү биналары урнашкан.
Тулай торакта ял, шулай ук кер юу, үтүкләү, киптерү, аш, шәхси әйберләрне саклау, кием-салым, аяк киеме киптерү бүлмәләре бар. Ял бүлмәләрендә диваннар, телевизорлар урнаштыру планлаштырыла. Кухнялар заманча көнкүреш электр плитәләре, суыткычлар, өстәлләр белән җиһазландырылачак.
Торак бүлмәләрнең гомуми саны – 128. Аларда 560 кеше яши алачак.
«Яңа тулай торакта яшәүчеләргә анда рәхәтләнеп яшәүләрен һәм яхшы укуларын телим», – диде БДУ ректоры Николай Морозкин.
Читайте нас: