Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2021, 11:15

Кәгазь боткасы кими

21 майдан торак өчен салымны кире кайтарып алу гадиләшә.

Русия гражданнарына гомергә бер тапкыр шундый мөмкинлек бирелә: алган, саткан, төзегән торак, йорт салу өчен сатып алган җир участогы өчен тотылган суммадан (2 млн сумга кадәр) 13 процент салымны кире кайтарып була. Моның өчен рәсми хезмәт хакы алырга һәм аңардан НДФЛ түләргә кирәк. Мисалга, 3 млн сумга фатир сатып алучы 260 000 сум салымны кайтарып ала ала. 21 майдан аны алу тәртибе гадиләштерелә.
Хәзер русиялеләргә салым декларациясен тутыру һәм раслаучы документларны җыеп тору кирәкми. Яңалык торак сатып алу я ипотека буенча процентларны кире кайтару, шулай ук шәхси инвестиция исәбендәге операцияләр буенча акча алуда кулланыла. Федераль салым хезмәте (ФНС) барлык кирәкле мәгълүматны банклардан белә алачак. Банклар исә бу яңалыкка ирекле рәвештә кушыла.
Моннан тыш, салымны кире кайтару хокукын тикшерү һәм аны кайтару вакыты кыскара: дүрт айдан ай ярымга кадәр. Салым түләүчеләр НДФЛ буенча милек һәм инвестиция түләүләрен ФНС сайты аша рәсмиләштерә һәм гаризаны имзалаганнан соң ук күзәтеп тора алачак.
РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 20 апрельдә имзаланган документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында (http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202104200048) урнаштырылган.
Читайте нас: