Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2021, 21:36

Бер төн кунып чыгу өчен 93 мең сум!!!

Июль аенда Уфада Бөтендөнья Фольклориадасы узачак. Уфада алар өчен кунакханәләр әзер.

Июль аенда Уфада Бөтендөнья Фольклориадасы узачак. Аңа дөньяның 80 иленнән берничә мең музыкант, биюче һәм тамашачылар киләчәк. Уфада алар өчен кунакханәләр әзер.
Башкортстан башкаласындагы иң арзан хостелларда төн кунып чыгу 400 сум тора. Алар Уфаның үзәгендә түгел, ә читтә урнашканнар. Уфадагы иң кыйммәтле кунакханә Цюрупа урамындагы биш йолдызлы Crowne Plaza отеле. Анда иң арзанлы ике кешелек бүлмәләр 8 мең сум тора. Премиум-класслы кунакханәдәге “Президент люксы” дигән бүлмәләр өчен бер төнгә “нибары” 93 мең сум акча түләргә туры киләчәк.

Фото: ufa.kp.ru

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: