Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2021, 17:23

Шарлар – тыю астында?

Башкортстанның Экология министрлыгы мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләрен үткәргәндә “кытай фонариклары”ннан һәм гелийлы шарлар очырудан баш тартырга чакырып, район хакимиятләренә хат юллады.

Быел мәктәпләрдәге һәм балалар бакчаларындагы чыгарылыш кичәләре төсле шарларсыз үтәр, ахры. Башкортстанның Экология министрлыгы бәйрәм чараларын үткәргәндә “кытай фонариклары”ннан һәм төсле шарлардан баш тартырга чакырды. Бу эш “Экология” гомумдәүләт проектының “Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы” федераль проекты кысаларында башкарыла.
Экологлар билгеләвенчә, Русиядә узган төрле массакүләм чаралар вакытында күккә гелий тутырылган миллионлаган шарчыклар очырыла. Алар озак таркала торган латекс материалыннан эшләнгән, шуңа күрә табигатькә сизелерлек зыян китерәләр. Җитмәсә, кыргый җанварлар чагу төсләренә кызыгып аларны ашый башлый, ә кошлар шарчыклар бәйләнгән җепләргә чуалып һәлак була.
“Кытай фонариклары”ның да зыяны зур. Беренчедән, аларның тимерчыбыктан эшләнгән каркасы аларга ялгыш килеп эләккән вак җәнлекләр өчен, чын мәгънәсендә, тозакка әверелә. Икенчедән, алар аркасында янгын чыгу очраклары да шактый еш кабатланып тора икән.
Кыскасы, шатланыргамы, кайгырыргамы – белмәссең. Ләкин чыгарылыш сыйныф укучыларына быел гелий шарлары сатып алырга туры килмәс, ахрысы. Дөрес, төсле шарчыклардан башка бәйрәм атмосферасы туармы – билгесез...
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/99291
Фото: https://pbs.twimg.com
Читайте нас: