Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2021, 14:29

Ризыгың сыйфатлымы?

Яңа уку елыннан Башкортстанның тугыз районында мәктәпләр хәләл азык белән тәэмин ителәчәк.

Чишмә, Дәүләкән, Архангель, Нуриман, Иглин, Балакатай, Благовар, Салават, Миякә районнарында укучыларны кайнар тукландыруны оештыру буенча хезмәт күрсәтүче алты предприятие хәләл стандарты нигезендә сертификатлар алган.
Бу эш Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте (ДУМ РБ) каршындагы Хәләл индустриясе үсеше үзәге белән берлектә үткәрелде, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат сәркатибе Газиз Йосыпов.
"Шунысы сөендерә, 42 мең бала белем бирү учреждениеләрендә ризыкның сыйфаты өчен тыныч булачак. Безнең Үзәк сертификаты Ислам кануннарынча туклануга гына түгел, сыйфат һәм экологик яктан да гарантия булып тора", – дип ассызыклаган Айнур хәзрәт Биргалин.
"Туклану үзәге" ҖЧҖе директоры Энҗе Әхмәдуллина: "Без тәэмин итә торган мәктәпләрдә 300дән артык бала ашый алмый иде. Безнең өчен һәр баланың башкалар белән бертигез туклануы мөһим. Хәләл системасы гамәлдә булган азык-төлек хәвефсезлеге системалары белән бик охшаш", – ди. Предприятие җитәкчесе, күп кенә ата-аналар, мәктәп азыгының хәләл таләпләргә туры килмәү сәбәпле, балаларын мәктәптә тукландырудан баш тарталар иде, дип ассызыклады.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: