Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2021, 18:17

Путин “теш коярга” вәгъдә итте

“Кемдер безне “тешләргә”, яки территориябезне “тешләп алырга” тели икән, белеп торсын – без аларның барысының да тешли алмаслык итеп тешләрен коячакбыз”, – диде ил Президенты “Җиңү” оештыру комитетының бүген узган утырышында. Тулырак – сайтта!

– Русия көчәя башлаган саен, аның үсешен чикләү өчен шунда ук сәбәпләр табыла. Русия императорларының берсе әйткәнчә, «безнең зурлыктан барысы да курка».
Советлар Союзы – ул чын тарихи Русия иде, дәүләтнең идеологик асылы бүтән булса да, геосәяси күзлектән караганда, һич башка нәрсә түгел. Потенциалының өчтән бер өлеше югалгач та, Русия барыбер кемгә дә булса бик зур булып тоела. Чыннан да, потенциалыбыз гаять зур, территория ягыннан да илебез дөньяда иң зуры булып кала бирә. 146 миллион кеше йөзләрчә миллион граждан яши торган илләр белән чагыштырганда артык зур сан түгел кебек, бүген миллиардтан артык кеше яшәгән илләр дә бар, әмма кем өчендер бу барыбер күп булып тоела.
Кемнәрдер ачыктан-ачык Русиянең Себер төбәге байлыкларына берүзе ия булуы гадел түгел, дип әйтергә җөрьәт итә. Мондый сүзләрне ишетү сәер, әлбәттә, бигрәк тә җәмәгатьчелек алдында, әмма алар сирәк булса да яңгырап тора.
Кемдер безне “тешләргә”, яки территориябезне “тешләп алырга” тели икән, белеп торсын – без аларның барысының да тешли алмаслык итеп тешләрен коячакбыз. Моның өчен безнең Кораллы Көчләрнең үсеше нигез булып тора, – диде Владимир Путин “Җиңү” оештыру комитетының бүген узган утырышында.
Фото: pikabu.ru
Читайте нас: