Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2021, 21:33

Министр урынбасарының комсызлыгы

Министр урынбасары 113 627 268 сумлык чит ил валютасы сатып алган, күчемсез милекләре: Уфадагы ике фатир һәм Алуштадагы ике җир кишәрлеге, гараж, җир участогы, автомобильләре булган.

Уфа районы суды Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары Илдус Мамаев милкен дәүләт табышына күчерү турындагы эшне карады. Ул прокурор соравы буенча каралган. Суд Мамаевтан 113 627 268 сумлык чит ил валютасы сатып алынуын танып аны дәүләтка кайтару карары чыгарган.
Моннан тыш, күчемсез милекләре: Уфадагы ике фатир һәм Алуштадагы ике җир кишәрлеге, гараж, җир участогы, Мамаев һәм аның туганнары арасында милекне яшерү максаты белән төзелгән ике автомобиль һәм ике автомобиль сату-алу килешүләре гамәлдә түгел дип танылды.
Гади халык коммуналь түләүләр өчен соңгы тиеннәрен санаган бер вакытта торак-коммуналь хуҗалык министрының элекке урынбасары Илдус Мамаев халык исәбенә череп баю ягын караган.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: