Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2021, 21:31

Исерек ир ярты айлык кызын кыйнаган

Зыян күргән бала реанимациядә.

Уфада 43 яшьлек ир-ат үзенең алты айлык кызын кыйнаган. Башкортстанның Тикшерү комитеты сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү буенча җинаять эше кузгатты. Гаепләнүчене суд карары буенча ике айга сак астына җибәргәннәр.
Бу хәл 17 майда төнлә булган. Кызның әнисе, аны әтисе белән калдырып, өйдән берничә сәгатькә чыгып киткән. Исерек хәлдә калган ир-ат озак вакыт елаган кызына берничә тапкыр суккан. Кайткач баланың тәнендә кыйнаулар күреп, әнисе ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан.
Башта гаепләнүче кыз егылды дип белдергән, аннары ул балага кул күтәрүен дә таныган.
Зыян күргән кызны табиблар хастаханәгә озаткан. Хәзер ул реанимациядә.
Светлана МАКОВЕЕВА фотосы.
Читайте нас: