Уфада кичә көндез эш вакытында ике эшче траншеяга күмелгән. Ир-атлар Ташкент урамындагы 2нче йорт янында торбаларны алыштыру өчен траншея казыган булганнар. Аларның берсе билдән, икенчесе тездән күмелгән. Эшчеләр шул хәлдә бер сәгать тирәсе булганнар, ярдәм сорап кычкырсалар да, халык ярдәм күрсәтергә ашыкмый, битараф калган. Шулай да бер кеше коткаручыларны чакыра. Алар җимерелгән балчыкны казып, бу эшчеләрне азат итә. Эшчеләрнең сәламәтлегенә зыян килми.