Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2021, 10:10

Акчага кызыкканмы?

Уфа районындагы бер мәктәпнең элеккеге директорын 800 мең сумлап акча үзләштерүдә гаеплиләр.

Уфа районындагы бер мәктәбенең элеккеге директорын тикшерәләр. Ул 800 мең сумлап акча үзләштерүдә гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2016-2018 елларда хатын-кыз директор үз кул астындагыларга стимуллаштыручы түләүләр билгеләгән, әмма аларның бе өлешен, мәктәп ихтыяҗлары өчен дип, кире бирүне таләп иткән. Педработниклар директорга таләп ителгән суммаларны тапшырган. Тикшерү ачыклавынча, ханым бу акчаларны шәхси максатларда тотынган. Шул рәвешле, ул ике ел эчендә якынча 800 мең сум үзләштергән.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен танымаган. Прокурор тарафыннан расланган гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше якын арада судка җибәреләчәк.
Читайте нас: