Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2021, 23:44

Владимир Путин дүртенче вакцина турында белдерде

Русия Президенты Владимир Путин 23 илнең яңа билгеләнгән илчеләренең ышаныч кәгазьләрен кабул итте.

18 майда, Русия Федерациясе Президенты, пандемиягә карамастан, күптән түгел Русиядә эш башлаган чит ил дипломатлары белән шәхсән очрашу уздырды. Дәүләт башлыгына ышаныч грамоталарын 23 ил илчеләре тапшырды. Шул исәптән Индонезия, Молдавия, Швейцария, Әфганстан, Кыргызстан, Польша, Көньяк Африка Республикасы, Таиланд, Аргентина, Румыния, Чили.
– Русия пандемия белән көрәштә хезмәттәшлек итәргә әзер. Без тиз арада өч нәтиҗәле вакцина булдырдык, – дип искәртте Владимир Путин, һәм кечкенә сенсация дә яңгыратты: – тиздән дүртенче вакцина әйләнешкә кертеләчәк! Безнең ил 60тан артык дәүләткә ярдәм күрсәтә. Безнең препаратларны чит ил производстволарында җитештерүне җайга салырга булышабыз. Әлегә Русиядән тыш, дөньяда моны берәү дә эшләми.
Шуннан соң Президент Кремльдә илчеләр тәкъдим иткән һәр ил белән мөнәсәбәтләргә дә кагылды. Польша белән гади булмаган күршелек турында әйтте: “Русия-Польша элемтәләре, әлбәттә, эчтәлекле һәм продуктиврак була алыр иде. Без нәкъ менә шундый алым яклы”, – диде. Ул шулай ук Аргентинада “Спутник V”не җитештерү башланырга мөмкинлеген белдерде.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: