Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2021, 09:30

Кем җиңгән?

Уфада үткән илкүләм III ГТО фестивалендә җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.

"Росатом" дәүләт корпорациясе илнең III ГТО фестивале нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәт коллективы булып танылды. Лидерларны Уфада ярышларны ябу тантанасында атадылар.
"Атом-спорт" атом тармагы предприятиеләре җыелмасы ("Росатом" ДК) ярыш нәтиҗәләре буенча 3757 очко җыйды. Икенче урынны Красноярск краеннан И.С. Ярыгин исемендәге Физкультура-спорт үзәге (3642 очко) алды, Төмәннән «ЛУКОЙЛ-Инжиниринг» филиалы (3623 очко) лидерлар өчлеген йомгаклый. Җиңүчеләр “ГТО” спорт оешмасыннан махсус бүләкләр алачак: төрле дәрәҗәдәге перекладиналар, турниклар һәм бруслар, пресса өчен эскәмияләр, озынлыкка сикерү өчен һәм башка тренажерлар, башка спорт җиһазлары комплектлары.
Ярышларның төп бүләген – хезмәт коллективлары арасында ГТО фестиваленең күчмә кубогын – җиңүчеләргә Русия Спорт министрлыгының физик культура һәм массакүләм спорт департаменты комплексын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Марат Шеожев тапшырды.
Шәхси беренчелекнең көмеш һәм бронза медальләре ияләре ГТОның фирма спорт рюкзакларын алды, ә чемпионнарга ГТО экипировкасын сатып алуга сертификатлар тапшырылды.
Ярышларда 25 яшьтән 59 яшькә кадәрге 350 дән артык кеше катнашты. Һәр команда составында сигезәр катнашучы бар иде: дүрт ир-ат һәм дүрт хатын-кыз.
Быел ГТО фестивале хезмәт коллективлары арасында "СССР хезмәт һәм оборонага әзер" Бөтенсоюз комплексы оешуның 90 еллыгына багышланды һәм "Демография" илкүләм проекты ярдәмендә уза. Илкүләм проектның максатларының берсе – русиялеләрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү.
Фото: https://vk.com/gtorb?z=photo-120228114_457257239%2Fwall-120228114_2634.
Читайте нас: