Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Шул уңайдан Башкортстанның Федоровка районы Федоровка авылының 1нче урта мәктәбе укучылары командасы “Габдулла Тукай һәм әдәби Башкортстан” дип аталган квестта катнашты. Квест Тукайның туган көне – 26 апрельдә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәрендәге филиалында узды. Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң катнашучылар конкурс биремнәрен үтәүгә кереште. Федоровкалылар бөек әдибебезнең иҗатын камил белүләрен, иҗади осталыкларын һәм бердәмлекләрен күрсәтеп, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалының дипломы һәм истәлекле бүләккә лаек булды.