Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2021, 11:30

Шикәр комы кыйбатланырга мөмкин

Бәяләр менүне быелгы һава шартлары һәм бәяләргә элегрәк гамәлдә булган чикләүләренең 1 июньдә бетерелүе белән бәйлиләр.

Элегрәк РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников шикәргә бәяләрне тотрыкландыру турындагы килешүләрне озайту планлаштырылмый, дип белдергән иде.
РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут сүзләренчә, Хөкүмәт "шикәр" базарын җайга салуның яңа ысулларын барлый. Интервенция фондын булдыру һәм пошлинасыз импорт өчен квотаны раслау эше бара. Болардан тыш, регулятор эшкәртелүчеләр белән Берләшкән ашлык компаниясеннән (ОЗК) чимал сатып алу турында килешәчәк. Мондый яңалык шикәр заводларына продукцияне ваклап сатарга мөмкинлек бирәчәк.
Аграр базар конъюнктурасы институты генераль директоры Дмитрий Рылько исә Русиянең кайбер төбәкләрендәге суыклар һәм яңгырлар чөгендер җыюны кичектерергә мөмкин, дип белдергән. Бу, үз чиратында, заводларны эшләтеп җибәрүгә һәм ихтыяҗны киметүгә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: