Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2021, 18:04

Элвин Грейның миллионын кем алды?

Артист тавыш яздыру студиясен арендалау турында хыяллана икән. Аңа нибары 18 яшь.

Элвин Грей тәхәллүсе белән йөргән артист Радий Юльякшин үзе оештырган “Яңа Моң” бәйгесендә җиңүче исемен белдерде. Ул СМС-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 35% тавыш җыйган, дүрт көндәшен узып киткән. – “Яңа Моң” Халыкара музыка проектының беренче сезоны җиңүчесе Искәндәр Сөләйманов.“Смс-тавыш бирү юлы белән тамашачылар нәкъ менә аны сайлады! Котлыйм сине”, – дип язды Юльякшин Инстаграмдагы битендә. “
Өч ай дәвамында БСТ телеканалы тамашачылары яшь башкаручыларны күзәтте, ә финишта тамашаның җиңүчесен сайладылар. Ул Уфа егете Искәндәр Сөләйманов. Җиңүче миллион сумлык сертификат алды. “Яңа моң” конкурсы Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. Мондый дәрәҗәдәге музыкаль көрәш беренче тапкыр төбәк телевидениесендә узды. Искәндәр Сөләйманов үзенең беренче миллионын нәрсәгә тотачагын хәбәр итте. Артист тавыш яздыру студиясен арендалау турында хыяллана икән. Аңа нибары 18 яшь.

Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text
Читайте нас: