Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2021, 11:26

Байден белән Путин

Америкалылар АКШ лидеры Джо Байденны Русия Президенты Владимир Путин белән чагыштырды.

Америкалыларның бер өлеше Русия Президенты Владимир Путин һәм АКШ лидеры Джо Байден сыйфатларын чагыштырды һәм бәяләде. Бу хакта Fox News телеканалындагы чыгарылышларның берсендә тарихчы Виктор Хэнсен чыгыш ясады. Элегрәк Джо Байден АКШтагы торба үткәргеч җитештерүче компаниягә хакер һөҗүмдә Кремльнең катнашы булмаган дип санавын белдергән иде. Әмма, аныңча, атака ясау урыны Русия территориясендә була ала. Телеканал тамашачыларының берсе Байден Путиннан күпкә ярдәмгә мохтаҗ кеше дип белдерде. Өстәвенә, Русия Президенты Владимир Путин эмоциональ яктан көчлерәк. Кайбер кулланучылар фикеренчә, Путин да АКШ дошманы булырга мөмкин, әмма аңа җитди карарга кирәк. Исегезгә төшерәбез, Русия һәм АКШ лидерларының очрашуы 2021 елның июненең беренче яртысында узарга тиеш.

Фото: e-vid.ru
Читайте нас: