“Дус булмаган” илләр исемлеге Русия Президенты Владимир Путинның 23 апрельдә имзаланган Указына ярашлы кабул ителде. Белгечләр бу исемлеккә башта 8 ил керергә тиеш дип фаразласа да, чынлыкта аңа ике дәүләт – Америка Кушма Штатлары һәм Чехия генә керде. Аларга карата төрле чикләүләр кертелә. Мәсәлән, АКШның Русиядәге илчелеге хәзер бер генә русиялене дә үзенә эшкә кабул итә алмаячак. Гади генә итеп әйткәндә, җыештыручылар да, водительләр дә, сантехниклар да илчелек хезмәткәрләреннән булырга тиеш. Ә аларның саны болай да чикләнгән һәм үзара санкцияләр кабул ителү аркасында көннән-көн кими бара. Шулай булгач, хезмәткәрләр эш урыннарын үзләре юып, җыештырып, бәдрәфләрне үзләре тазартып, эш буенча юлга чыкканда, руль артына үзләре утырырга тиеш булачак.