Барлык яңалыклар
Новости
16 Май 2021, 23:35

Заманча китапханә

Китапханәне модернизацияләүгә 15 миллион сум акча тотылган.

Караидел авылында яңартылган үзәк район модель китапханәсе ачылды. Анда Уфада узган “АРТ-Корылтай” мәдәни форумында катнашучылар, шул исәптән Русия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров онлайн-форматта ачылыш шаһиты булдылар. Китапханә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында модернизацияләнде. Китапханәне модернизацияләүгә 15 миллион сум бүлеп бирелгән (шуның 5 миллион сумы Башкортстан Республикасы бюджетыннан). 2022 елда Үзәк китапханә 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. “Мәдәният” гомумдәүләт проектын конкурс нигезендә сайлап алу бәйгесендә җиңү Караидел районы халкы һәм кунаклары өчен бүләк булды.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: