Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2021, 08:10

Мәдәният – мөһим өлкә

Илкүләм "Мәдәният" проектына Башкортстан былтыр федераль бюджеттан 12 млрд сум тирәсе акча алган.

“Башкортстан федераль бюджеттан 2020 елда "Мәдәният" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 12 млрд сум тирәсе акча алды, бу төбәкнең мәдәният министрлыгы өчен рекорд булды. Сумманың яртысыннан артыгы мәдәният учреждениеләрен модернизацияләүгә юнәлтелгән иде“, – дип хәбәр итте республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. Бу хакта ул җомга көнне "АРТ - корылтай" төбәк мәдәни форумында сөйләде.
"Мәдәният министрлыгы тарихында илкүләм проектларга мондый сумма бүленгәне булмаган. 2020 елда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен Башкортстан 12 млрд сумга якын алды, бу мәдәнияткә чыгымнарның 4,8%ын тәшкил итә. Өстәвенә, акчаларның яртысыннан артыгы мәдәният учреждениеләрен модернизацияләүгә юнәлдерелде. "Мәдәният" илкүләм проекты эшли башлаганнан бирле республикада 5 яңа мәдәният йорты төзелде, 40 мәдәният учреждениесе реновация узды", – ди Әминә Шәфыйкова.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: