Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2021, 09:47

Коронавирустан вакцина Калашников автоматы кебек

Путин вакцинаны автомат белән чагыштырды. Нинди мәгънәдә?

Русия халкын вакциналаштыру темплары кайбер төбәкләрдә кимегән. Шул уңайдан Русия Президенты Владимир Путин моны төзәтергә чакырды.
Президент Владимир Путин русиялеләрне вакциналаштыру темпларын тизләтүне таләп итте. Прививкалар саны буенча Русия алга киткән илләрдән генә түгел, үсеп килүче күп кенә илләрдән дә калыша. Халык вакцина ясатырга ашыкмый.
Русия вакциналарына килгәндә, алар “Калашников автоматы кебек ышанычлы”, – дип белдерде Владимир Путин һәм аңа бу хакта Европа белгечләренең берсе әйттүен белдерде.
The New York Times статистикасы буенча, Русиядә 100 кешегә 14 кеше прививка ясатса, Израильдә – 116, АКШта – 75, Германиядә – 39, Франциядә – 35, Төркиядә – 29, Бразилиядә, Панамада – 17, Болгариядә 13 кеше ясаткан.

Фото: w-dog.ru
Читайте нас: