Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2021, 15:54

Казан мәктәпләре кабаттан эвакуацияләнә

Бүген Казанның берничә мәктәбенә шартлаткыч куелу турында хәбәр килгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, 15 мәктәп һәм гимназиядән ашыгыч рәвештә балалар чыгарылган.

Татарстан башкаласындагы 175 нче гимназиядә булып узган теракт 9 кешенең гомерен өзде, 21 баланы яралады. Ләкин шушы фаҗига белән шаяручы кабих җаннар әле дә табылып тора.
Социаль челтәрләрдә Иннополис лицеенда, Казанның 18 нче, 7 нче, 122 нче, 169 нчы, 171 нче мәктәпләрендә шартлаткыч җайланма куелуы турында хәбәр таралды.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта 7 нче гимназия территориясе камап алынган, балаларны урамга чыгарганнар, ата-аналарны кертмиләр. Шунда ук янгын сүндерүчеләр, полиция һәм табиблар эшли.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанда бүген барлыгы 15 мәктәп эвакуацияләнгән.
Фото: riafan.ru
Читайте нас: