Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2021, 07:30

Хәвефсезлек Советында

В. Путин фикеренчә, Украинаны анти-Русиягә әверелдерү бара.

РФ Президенты видеоконференция режимында Хәвефсезлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды.
Көн тәртибендә Русия финанс системасының мәнфәгатьләрен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Аңа кадәр Владимир Путин Якын Көнчыгыштагы вәзгыятькә, ягъни Палестина-Израиль конфликтына тукталды. Шулай ук күрше дәүләттәге, Украинадагы хәлләргә кагылды. Президент әйтүенчә, Украинаны акрын гына Русиягә каршы, ниндидер анти-Русиягә әверелдерәләр; аның территориясеннән аерым игътибар таләп итә торган яңалыклар килә. Хәзер, билгеле булганча, анда сәяси кырны ачыктан-ачык чистарту бара. Гомумдәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары ябыла, ә көнбатыш партнерлар моңа берничек тә җавап бирми. Сәяси мотивлар буенча, Русия белән икътисад өлкәсендә мөнәсәбәтләргә гаеп ташлана. “Бу – һичшиксез, һәрвакыт безнең игътибарда булырга тиешле сорау, һәм без, безнең өчен булган бар янауларны күздә тотып, моңа җавап бирергә тиеш булачакбыз“, – диде ул.
Тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65572.
Читайте нас: