Барлык яңалыклар
Новости
14 Май 2021, 10:30

Кыйгылардан килде “к”. Хикәя-бикәя

Кәримә камыштай керфекләрен күтәреп карауга, Кәримнең күңеле күтәрелеп китте. Кулбашына канат куйганнармыни, кукыраеп күкрәкләрен киерде.

Кышкы көннең караңгы кичендә Кәрим клубка киткән. Кәрим каладан кайткан. Кыйммәтле костюм, кроссовки кигән, кепкасын кырын куйган. Күмердәй кара күзләре кызларның күңелләрен көйдерә.
Клубка керүгә Кәримәне күреп калды. Кәримә китапханәдә китап карый, күзләре Кәримне күзәтә. Кәримәнең кашлары карлыгачтай, керфекләре камыштай, күзләре кап-кара, кәртинкә кебек. Кәримә камыштай керфекләрен күтәреп карауга, Кәримнең күңеле күтәрелеп китте. Кулбашына канат куйганнармыни, кукыраеп күкрәкләрен киерде. Кәримәнең кырасында купшы-купшы киенгән кызлар көлештеләр, Кәримгә күз кыстылар. Кәрим кызлар күплектән кызарынды, кабалана-кабалана кино карарга кереп качты. Кәримне күрергә килгән Кәримә кинога кермәде. Кызларның кыланышын күреп кайгырды, кара кайгыга калды.
Кәрим кызлардан качып кино карарга кергәч, күңеленнән куанып, кәнәфигә кырынайды. Кесәсеннән керәндилен кимерде. Кино кызык күренде, көлә-көлә кызыгып карады. Көз көннәрен колхоз көтүен көткәндә кызлар Кәримгә карамадылар, кеше кебек күрмәделәр.
Кинодан кайтканда Кәримәне клуб кырыенда күреп калды. Кәримә кызган, Кәримнең кабыргасына китереп кундырды, кычытканын каккалады. Кәрим көчкә котылды, койма кырыеннан күрше карчыклар күргәнче келәткә кереп качты. Кайтып көзгегә караса, күз күгәргән, кепка кыйшайган, кесә купкан. Куркуыннан Кәрим кызларга карамаска карар кылды.
Даниэль СӘФӘРОВ,
Кыйгы районының Юкәлекүл мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.
Җитәкчесе -- Гөлзәминә САЯФАРОВА.
(Башкорт дәүләт университетының "Җанлы сүз" конкурсына килгән эшләрдән.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: