Барлык яңалыклар
Новости
13 Май 2021, 13:05

Юллар, юллар, борма-борма юллар...

Эшләр һава торышына да бәйле.

Уфа янындагы Алексеевск шоссесындагы дүрт километрга якын юл “хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллар” дип аталган Русия Президенты Владимир Путин кушуы белән эшләнгән гомумдәүләт проекты буенча ремонтланачак. Подрядчы оешма Искужин урамындагы участокта эшләргә кереште тә инде.
“Автомобиль юлы Уфа шәһәре һәм Уфа районын тоташтыручы юл тармакларының берсе булып тора, ремонтлана торган юл транспорт ташкыны күплеге белән аерылып тора, бу исә полотнога капиталь ремонт ясауны таләп итә”, — дип хәбәр итә Уфа мэриясенең матбугат хезмәте.
Хәзер юлчылар биш сантиметрлы өске катламны кырып алалар. Бу эшләр 23 майга кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң эшчеләр 12 сантиметр калынлыктагы юл кырыйларын ныгытачак, тротуарларны һәм җәмәгать транспорты тукталышлары тирәсен яңартачак, асфальтның түбән һәм югары катламнарын җәячәк һәм термопластик белән юл тамгасы төшерәчәкләр.
Документлар буенча, капиталь ремонт 15 сентябрьдә төгәлләнәчәк, әмма яхшы һава торышы яхшы булса эшләр 20 июньгә тәмамланырга мөмкин.

Фото: smartik.ru
Читайте нас: