Барлык яңалыклар
Новости
13 Май 2021, 14:16

Ураза бәйрәме белән!

Русия Президенты Владимир Путин Русия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады.

Дәүләт башлыгының котлавында түбәндәге сүзләр бар:
«Изге Рамазан ае тәмамланды, һәм Русия мөселманнары көтеп алынган якты бәйрәмне шатланып каршы ала. Борын-борыннан Ураза бәйрәме мохтаҗларга карата игелекле эшләр һәм кайгыртучанлык белән билгеләп үтелә, кешеләрнең үз-үзләрен камилләштерүгә омтылышын гәүдәләндерә.
Русиядә ислам тарафдарлары ата-бабаларыбызның күп гасырлык тарихи, дини, мәдәни традицияләренә зур хөрмәт белән карый, аларны саклап, буыннан-буынга тапшыра килә. Мөселман оешмалары ил тормышында актив катнашалар, дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән хезмәттәшлекне ныгыталар, хәйрия, мәгариф, агарту башлангычларында теләп катнашалар. Һәм, билгеле инде, хәзерге катлаулы чорда кешеләргә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә торган мәгърифәт өлкәсендәге эшчәнлекләрен аерым билгеләп үтәм».
Фото: askinskajanov-t.rbsmi.ru
Читайте нас: