Барлык яңалыклар
Новости
13 Май 2021, 13:03

Путин бизнесменнарга янады

Ул үз эшләрен үти алмый торган шәхси предприятиеләрне дәүләт милке итү белән янады

Русия Президенты Владимир Путин үз эшләрен үти алмый торган шәхси предприятиеләрне дәүләт милке итү белән янады. Беренче чиратта, бу чара дәүләт оборона заказын үтәмәүче компанияләргә кулланылырга мөмкин. Бу хакта Президент профсоюзлар, эш бирүчеләр һәм хөкүмәт арасында килешүгә кул кую тантанасында белдерде. Путин сүзләренчә, дәүләттән даими рәвештә акча алучы кайбер предприятиеләр аларны башка бизнесларга файдаланалар.
Президент сүзләренчә, эшсезлек ел ахырына кадәр элеккеге дәрәҗәгә кайтырга тиеш. Моның өчен яңа проектларга инвестицияләрне арттырырга һәм параллель рәвештә “гражданнарга аларның яшенә, яшәү урыннарына һәм сәламәтлекләренә бәйле рәвештә акча эшләргә мөмкинлек бирә торган дистанцион мәшгульлек механизмнарын үстерергә кирәк”.

Фото: mybryansk.ru
Читайте нас: