Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2021, 09:37

Террорчы нинди гаиләдән чыккан?

Кичә Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырып, 9 кешене үтергән һәм 21 кешене яралаган Илназ ГАЛӘВИЕВ җитеш гаиләдә үскән, ләкин ата-анасы йортыннан чыгып киткән. Тулырак – сайтта!

Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкиле Ирина Волынец террорчының гаиләсе һәм үзенең шәхси тормышы турында сөйләп, түбәндәгеләрне җиткерде.
– Атыш оштыручы финанс ягыннан җитеш, имин гаиләдә үскән. Ул дәрәҗәле югары уку йортында укыган, ата-анасы аның укуы өчен вакытында түләп барганнар. Шулай булса да, террорчы алар белән аралашмаган, озайлы конфликтта булган, шул сәбәпле күптән түгел йортын ташлап чыгып киткән.
Кичә Казанның 175 нче гимназиясендә иртәнге унынчы яртыда узган атыш вакытында 7 бала ( 4 малай һәм 3 кыз), 2 укытучы һәлак булган. Янә 21 бала төрле яралар белән хастаханәләргә озатылган. Аларның күпчелеге авыр хәлдә. Атышны дүрт ел элек шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев оештырган.
Фото: https://dela.ru
Читайте нас: