Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2021, 10:05

Рене Фазель Русиядә нишләп йөри?

2023 елда Санкт-Петербургта хоккей буенча дөнья чемпионаты булырмы?

Владимир Путин Халыкара хоккей федерациясе президенты Рене Фазель белән очрашты.
Р.Фазель В.Путинны – русча, В. Путин аны немецча сәламләде. В. Путин Халыкара хоккей федерациясе президентына, беренче чиратта, Мәскәүгә килүе өчен рәхмәт белдерде. “Без Новосибирскида һәм Омскида яшьләр командалары арасында дөнья беренчелеге, 2023 елда Санкт-Петербургта хоккей буенча дөнья чемпионаты турында фикер алышачакбыз”, – диде һәм әзерлек баруын әйтте.
Р.Фазель әңгәмә барышында Омски "Авангард"ының җиңүен күрүен әйтте. Омскида арена төзелүеннән, аның киләсе елга әзер булачагыннан хәбәрдар булуын сөйләде, Новосибирскида да барысы да яхшы булачагына өмет белдерде. “Без Санкт-Петербургта арена шулай ук әзер булыр дип өметләнәбез”, – диде ул.
Р.Фазель шул көнне хоккей лигасы финалын карады.
Дүшәмбе көнне Сочида президент Владимир Путин "Зур" боз сараенда Төнге хоккей лигасының Бөтенроссия фестивале юбилей гала-матчында катнашты.
Читайте нас: