Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2021, 10:20

"Динамо” гөр киләчәк

12-16 майда Уфада хезмәт коллективлары, Русия һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивале узачак. Ул ГТО комплексы төзелүнең 90 еллыгына багышлана.

Чара Уфаның "Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте базасында ярыш формасында узачак. Фестивальдә илнең төрле төбәкләреннән 44 команда – 25 яшьтән 59 яшькә кадәрге барлыгы 400дән артык кеше катнаша. Катнашучылар арасында беренче тапкыр дәүләт хезмәткәрләре бар. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр һәм командалар Русия Спорт министрлыгы медальләре һәм кубоклары белән бүләкләнәчәк.
Хезмәт коллективлары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" фестивале инде өченче тапкыр уздырыла. Фестивальне уздыруның гомуми җитәкчелеге РФ Спорт министрлыгы карамагында. Финанслау исә "Спорт – тормыш нормасы" федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә оештырыла. Илкүләм проектның өстенлекле бурычларының берсе – даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче русиялеләр санын арттыру, шулай ук массакүләм спортны һәм югары казанышлар спортын үстерү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.
Читайте нас: