Барлык яңалыклар
Новости
11 Май 2021, 15:43

Уфа юкәләре безнең хакта ниләр сөйләрләр?

Башкортстан умартачылары соңгы елларда юкә урманнарының кимүенә борчылу белдерә. Юкә балының тәме шулай татлы истәлекләрдә генә калыр микән?

Юкәлекләрне саклау мәсьәләсе хәзер дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның буенча Премьер-министр урынбасары – республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдиновның Иглин районына эш сәфәре вакытында җитди сөйләшү узды. Республикада умартачылыкны үстерү өчен юкә үсентеләре саны арттырылачак.
10 майда республика буенча «Хәтер бакчасы» халыкара экологик акциясе үтте, аның кысаларында Иглин районында гына да 5 мең юкә үсентесе утыртылды.
Башкортстанда юкә урманнары 1,1 млн. гектарга якын мәйдан били. Бу –республикадагы барлык урманнарның 20 проценты дигән сүз. Русиядәге юкәлекләрнең 35 проценты Башкортстанда урнашкан. Шуңа күрә, юкә урманнарын саклау “Башкорт балы” брендын, аның данын бөтен дөньяга тарату, умартачылыкны үстерү өчен төп таләп булып тора.
“Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федеральпроеты нигезендә, республикада юкәлекләрне саклау буенча күпсанлы чаралар күрелә. Умарталыклардан 3 чакрым радиуста булган урманнар аеруча саклана торган территорияләр исемлегенә керә. Архангель , Гафури , Иглин, Нуриман һәм Уфа районнарында киселгән урманнар юкә агачлары утырту исәбенә тергезелә.
Агач эшкәртүче «Кроношпан» компаниясе белән дә юкә питомнигын булдыру турында килешүгә ирешелде. Анда иң яхшы үсентеләр генә сайлап алыначак һәм үстереләчәк. Тиздән Башкортстанда юкә утырту елына бер миллион үсентегә кадәр җитәргә тиеш.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/95813
Читайте нас: