Бу күңелсез хәл узган ел булды. Биш айлык малай ялгыш марганцовка эчкән. Аның әнисе караңгыда тумбочкада торган дарулы һәм марганцовкалы шешәләрне бутаган. Сабыйның авызы һәм тамагы зыян күрә, балага операция ясарга туры килә. Сабый сулыш алсын өчен трахеост, ягъни тын алу өчен махсус торбачыклар урнаштырырга туры килә. Бала тулысынча савыксын өчен Израильдә операция ясатырга кирәк иде. Битараф булмаган кешеләр ярдәмендә Израильдә операциягә 7 миллион сум акча җыеп алынган, тик коронавирус пандемиясе сәбәпле, очуны гел кичектереп торганнар.