Барлык яңалыклар
Новости
11 Май 2021, 12:11

Мәрхүмнең рухы дөресен сөйли

Мин үзем теләсә-нәрсәгә ышанып бармыйм. Ләкин тормышта әллә нинди гаҗәп хәлләр була икән.

Мин бер егетне яратып йөргән идем. Азак аның белән юллар аерылды. Ә бу хәлнең буласын әнием алдан ук белгән икән. Бу турыда ул шуларны сөйләде:
– Христианнарның Рождество, ягъни Раштуа бәйрәменнән соң багучылык белән шөгыльләнәләр. Күрше марҗа хатыны багуда иптәш булсын өчен мине чакырган иде. Кердем. Ул Пушкин рухын чакырды. Тик Пушкин рухы вакыты юклыкка сылтанып, Гогольне чакырырга кушты”. Гоголь рухы килде һәм күршемнең сорауларына җавап бирә башлады. Шунда мин дә кызып китеп берничә сорау бирдем. Шул исәптән, синең язмышыңны да сорадым. Ул: “Әле йөргән егете белән аерылашачак. Бу хәл мартларда булачак”, – дигән иде.
Бу хәл турында әнием апрельдә ялга кайткач сөйләде. Шушы хәлдән соң мин могҗизаларга ышана башладым.

Гүзәл.
Фото: web.archive.org
Читайте нас: