Барлык яңалыклар
Новости
11 Май 2021, 16:27

Казан мәктәбендәге атышта 7 бала һәм 1 укытучы һәлак булган

Русия Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Казанның 175 нче гимназиясендәге атыш вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, аларга теләктәшлек белдерделәр.

Бүген Казанның 175 нче гимназиясендә иртәнге унынчы яртыда узган атыш вакытында 7 бала ( 4 малай һәм 3 кыз), 1 укытучы һәлак булган. Янә 21 бала төрле яралар белән хастаханәләргә озатылган. Атышны шушы мәктәпне дүрт ел элек тәмамлаган Илназ Галәвиев оештырган. 19 яшьлек бу кемсәнең сыйныфташлары белән дә, укытучылар белән дә мөнәсәбәтләре начар булган. Үзенең ниятләре хакында бер көн алда ул: “Бүген мин бик күп биочүп-чарны үтерәчәкмен, аннан соң үземне атып үтерәчәкмен”, – дип, үзе оештырган телеграм-каналга язып чыккан.
Бу вакыйгадан соң Русия Президенты Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотов алдына Казандагы вазгыятьне исәпкә алып, гражданнар файдалана ала торган корал төрләре турында яңа кануннамә эшләү бурычын куйды. 12 май Татарстанда траур көне дип игълан ителде. Иртәгә Татарстан мәктәпләре укытмаячак.
Русия Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Казанның 175 нче гимназиясендәге атыш вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, аларга теләктәшлек белдерделәр.
Фото: https://dela.ru
Читайте нас: