Барлык яңалыклар
Новости
10 Май 2021, 14:33

Сугыш бәете

Бөек Ватан сугышы Башкортстан татарларының фольклорында да тирән эз калдырган. Аның барлык дәһшәте, бөтен ачысы бәетләрдә аеруча тулы чагыла. Түбәндә – шундый бәетләрнең берсе. Аны 1963 елда Миякә районы Миякәтамак авылында Нигъмәтулла Хәкимовтан (1875 елгы) Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеге студентлары Әнис Кабилов, Г. Мөхәммәтҗанова, Л. Сафина, А. Корбанова язып алган.Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.

Бөек Ватан сугышы Башкортстан татарларының фольклорында да тирән эз калдырган. Аның барлык дәһшәте, бөтен ачысы бәетләрдә аеруча тулы чагыла. Түбәндә – шундый бәетләрнең берсе.
Алдым каләм кулыма,
Куйдым язу юлыма.
Каләмемне тибрәтерлек
Бер уй килде башыма.
Сентябрьнең егерме берендә
Хәбәр булды китәргә.
Безнең башка җәфа булды,
Инде ни хәл итәргә?
Сентябрьнең егерме берендә
Хәбәр булды китәргә.
Октябрьның өчләрендә
Сугышка кереп китәргә.
Егерме беренче декабрь көнне
Бирделәр йөзәр патрон.
Шул патронга карап елап,
Йокламый таң аттырам.
Сикереп торып киенгәч,
Урынга ут төрттек без.
Японнарны кайнап торган
Казанга утырттык без.
Батальон белән чыгарып,
Стройга тезделәр.
“В поход, молись, братцы,” – дип,
Үзәгемне өзделәр.
Күп сугышлар күрдек без,
Күп корбаннар бирдек без.
Ул сугышның начарлыгын
Соңыннан күп белдек без.
Җиттек япон башына,
Җиттек Гитлер башына.
Империалистлар сугыш башласа,
Үз башына шашына.
Сугышлар кабатланмасын,
Дөньялар булсын имин.
Җитәр инде, күп сугыштык,
Күрмик без сугыш җилен.
(1963 елда Миякә районы Миякәтамак авылында Нигъмәтулла Хәкимовтан (1875 елгы) БДУ студентлары Әнис Кабилов, Г. Мөхәммәтҗанова, Л. Сафина, А. Корбанова язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.
Фото: samtatnews.ru
Читайте нас: